+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 Октября 2022, 13:05

"Сат та ал инде шул праваны..."

"Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне дуслар әйтмәс, якын күрсәләр!" диясе генә кала инде...

"Сат та ал инде шул праваны...""Сат та ал инде шул праваны..."
"Сат та ал инде шул праваны..."

Благовар районы прокуратурасы биредә яшәүче кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Ул РФ Җинаять кодексының 291нче мәддәсенең 3нче өлеше нигезендә (арадашчы аша вазыйфа биләүче кешегә ришвәт бирү) каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның августында гаепләнүче арадашчы аша ЮХХДИ хезмәткәренә транспорт чарасы белән идарә итү хокукына имтихан тапшырмыйча гына машина йөртү таныклыгы алуда ярдәм күрсәткән өчен 28 мең сум күләмендә акча тапшырган.

Гаепләнүче җинаять кылуда гаепне таный. Җинаять эше асылда карау өчен Благовар районара судына җибәрелгән.

Син ышанма...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас