+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Октября 2022, 09:05

Балтач районыннан бүләк китерделәр

Өлешчә мобилизацияләү буенча һәм үз теләкләре белән хәрби хезмәткә чакырылганнарга якташлары бүләкләр җибәрүен дәвам итә.

Балтач районыннан бүләк китерделәрБалтач районыннан бүләк китерделәр
Балтач районыннан бүләк китерделәр

Татарстан территориясендә урнашкан дислокациядә хәрби әзерлек үткән ир-егетләргә, мәсәлән, бүген Балтач районынан микроавтобуска төяп бүләкләр алып килделәр.

“Республика көнендә үзебезнең егетләрне котларга, туганнарына күчтәнәч тапшырырга карар иттек, – диде Балтач район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев. – Үзебездән дә олау китердек. Урындагы эшкуарлар да күчтәнәчләрен жәлләмәде. Бу лагерьда безнең районнан 50дән артык егет хәрби әзерлек үтә. Аларның сау-сәламәт булуын күреп, изге теләкләр теләп кайтып китү безнең өчен бик мөһим. Егетләрнең кәефе төшенке түгел, илне сакларга бару өчен хәрби әзерлекне тырышып үзләштерергә омтылулары күренеп тора".

Айрат Нурмөхәмәтов фотосы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас