

Мишәгәр авыл советы (Салават районы) «Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү» номинациясендә иң яхшылардан булды. Зилаер авыл советы (Зилаер районы) «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы мохит тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә җиңүче булды. Николо-Березовка авыл советы (Краснокама районы) «Милләтара тынычлыкны ныгыту» номинациясендә беренче урынны алды.
Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, җиңүчеләр алдагы үсешкә 18 миллион сум алачак. Бүләкләү Урындагы үзидарә көненә, 2023 елның 21 апрелендә планлаштырылган.
«Алынган акчалар ишегалларын төзекләндерүгә, коммуналь техника сатып алуга тотылачак. Муниципалитет бурычларын хәл итүгә», - дип билгеләп үтте Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2017 елдан башлап конкурсны алты ел уздыру дәверендә конкурста 4923 муниципалитет катнашкан, 196 призлы урыннарны яулаган. Конкурс популярлаша һәм әһәмиятлеле була бара - барлык номинацияләр буенча гаризаларның гомум саны 2017 елдан 2 тапкырдан күбрәккә арткан (461дән 1193 кә кадәр).
Фото: ufa-rbc-ru.