+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Октября 2022, 05:30

Башкортстанның өч авыл биләмәсе федераль конкурста җиңде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстанның өч авыл биләмәсе федераль конкурста җиңдеБашкортстанның өч авыл биләмәсе федераль конкурста җиңде
Башкортстанның өч авыл биләмәсе федераль конкурста җиңде


“Башкортстаннан берьюлы өч авыл биләмәсе "Иң яхшы муниципаль тәҗрибә" федераль конкурсында җиңүчеләр булды. Аның нәтиҗәләрен бүген Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин әйтте.

Мишәгәр авыл советы (Салават районы) «Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү» номинациясендә иң яхшылардан булды.

Зилаер авыл советы (Зилаер районы) «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның тормыш эшчәнлеге өчен уңайлы мохит тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә җиңүче булды.

Николо-Березовка авыл советы (Краснокама районы) «Милләтара тынычлыкны ныгыту» номинациясендә беренче урынны алды.

Җиңүчеләребез алдагы үсешкә 18 миллион сум алачак. Бүләкләү Урындагы үзидарә көненә, 2023 елның 21 апрелендә планлаштырылган.

Конкурста барлыгы биш номинация булды, анда катнашу өчен 1200 заявка бирелгән. Республикабызның күркәм һәм лаеклы нәтиҗәсе. Җиңүчеләрне котлыйм!” – дип яза Радий Хәбиров.

“Республика "Милләтара тынычлыкны ныгыту" номинациясендә ел саен уздырыла торган иң яхшы муниципаль практикалар конкурсында беренче урынны алды. Бу номинация конкурста иң яше. Җиңүче булып Башкортостанның Краснокама районының Николо-Березовка авыл советының төбәкара "Никола Вешний" фестивален уздырган практикасы танылды”, - дип яза мәдәният министы Әминә Шәфыйкова.


Фото: vk.com/radiyhabirov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас