+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 октябрь 2022, 05:30

Якташ яугирләргә ярдәм озатылачак

16 октябрьдә Уфа районының "Башсельхозтехника" базасы территориясеннән Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальон сугышчылары өчен посылкалар төялгән ике фура китәчәк.

Якташ яугирләргә ярдәм озатылачакЯкташ яугирләргә ярдәм озатылачак
Якташ яугирләргә ярдәм озатылачак

"Бердәм Русия" партиясе урындагы бүлекчәләренең М.М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штаблары мәйданчыкларында посылкалар җыю оештырылды. Анда мобилизацияләнгән солдатларның һәм иреклеләрнең туганнары, Штаб составында кушылган һәм эшләүче иҗтимагый оешмалар волонтерлары, республика эшкуарлары һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.

Посылкалар сугышчыларның үтенечләрен һәм теләкләрен исәпкә алып формалаштырылган. Бу резин итекләр, термокием, йокы капчыклары, флис курткалар, башлыклар, төзелеш перчаткалары, яңгырдан саклагыч, келәмнәр, тактик күзлекләр, бензин пычкылары, көрәкләр, балталар, термос, газ баллоннары, пычаклар, канистрлар, консервалар, тиз пешерелүче ашлар, шикәр, чәй, конфетлар һәм башкалар.

Бигрәк тә якташларыбыз яраткан һәм күңеленә якын булган кешеләрнең: әти-әниләренең, хатыннарының, балаларының һәм туганнарының посылкаларын көтә. Якынча 40 сәгатьтән соң безнең солдатлар туган йортларыннан хәбәрләр алачак.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас