+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 октябрь 2022, 08:05

"Ел маршруты 2022"

31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Башкортстанда этнотуризм буенча II Халыкара форум кысаларында "Ел маршруты 2022" Бөтенрусия туристлык премиясенең илкүләм финалы узачак.

"Ел маршруты 2022""Ел маршруты 2022"
"Ел маршруты 2022"


Конкурс комиссиясенә Русиянең 67 төбәгеннән 571 проект тапшырылган. Финал чараларында катнашу хокукын 66 регионнан 343 проект алды, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан 38 проект. Чара «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Премия финалыннан тыш, форумда катнашучыларны пленар сессияне, туриндустрия тармагының иң яхшы экспертлары, Русиянең төрле төбәкләре министрлары чыгыш ясаячак "түгәрәк өстәл"ләрне, шулай ук спикерлар үз карарларын тәкъдим итәчәк һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак алты секция утырышын үз эченә ала. Моннан тыш, уфалылар һәм башкала кунаклары өчен «Халыкара этномәдәни туризм» күргәзмәсе оештырылачак.

Чараны оештыручылар - Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, Туризмны үстерү үзәге, Region PR федераль хезмәте, Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән «Консалтинг-Тур».

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас