+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 октябрь 2022, 15:58

Газон — машина кую урыны түгел!

Гыйнвар башыннан Башкортстанда машиналарның газоннарга куелуы буенча 20 996 хокук бозу очрагы теркәлгән.

Газон — машина кую урыны түгел!Газон — машина кую урыны түгел!
Газон — машина кую урыны түгел!

Республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле сүзләренә караганда, быел штрафларның гомум суммасы 19 миллион 600 мең сум тәшкил иткән.

— Совет мәйданындагы автостоянка урынында Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу — дөрес карар, дип уйлыйм. Анда машина куярга ярамый. Мәскәүдәге Кызыл мәйданга берәү дә машина куймый, бездә дә шулай булачак. Ләкин, шул ук вакытта хәрәкәтне оештыру, административ учреждениеләрнең ихаталарын төзекләндерү аша стоянкалар оештыру мөһим. Кирәкле логистик чишелешләр кабул ителергә тиеш, — дип белдерде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров, административ комиссия яхшы эшли, дип билгеләп үтте, әмма аның максаты кешеләрдән штрафлар җыю түгел, ә халыкта машина йөртү мәдәниятен тәрбияләү.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас