+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Октября 2022, 06:25

Санлы “Тирмә” платформасын кертү нәрсә бирә?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Санлы “Тирмә” платформасын кертү нәрсә бирә?Санлы “Тирмә” платформасын кертү нәрсә бирә?
Санлы “Тирмә” платформасын кертү нәрсә бирә?
“Безнең республика үсеше белән идарә итүнең "Территория" санлы платформалары һәм СИРДлар Бөтенрусия төбәк мәгълүматлаштыру конкурсында җиңде. Бу системалар бөтен Башкортстан буенча мәгълүмат җыя һәм аларны гомумиләштерә, идарә карарларын кабул итү өчен нигез формалаштыра.

Тизләтелгән модернизацияләү бурычы, даирәне санлаштыру күзлегеннән караганда, торак-коммуналь хуҗалык аеруча артта калган урыннарда тора.

Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыкны санлы үстерү стратегиясе 2030 елга кадәр әлеге тармак инфраструктурасын санлаштыру һәм Интернетны гамәлгә кертүгә 375 миллиард сум юнәлтүне күздә тота. 10-15 ел эчендә торак-коммуналь даирә югары технологияле һәм көндәшле булырга тиеш.

Бүген, эксперт бәяләве буенча, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының 15 процентка якыны гына илдә санлы сервислар куллана. "Росстат" мәгълүматлары буенча, русиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычы 2022 елның беренче кварталында 804,5 миллиард сум тәшкил иткән. Санлаштыру дәрәҗәсен күтәрү торак-коммуналь хуҗалыгына гражданнарның суммар чыгымнарын елына 180 миллиард сумга киметергә ярдәм итәр иде.

Башкортстанда ТКХны санлы модернизацияләү үзара бәйле өч юнәлешкә кагыла: клиентлар белән эшне камилләштерү, компанияләрнең эчке процессларын оптимальләштерү, йортларга һәм челтәрләргә хезмәт күрсәтү.

Мисал өчен, һава шартларына бәйле рәвештә җылытуны җайга сала торган системаларны йортларда урнаштыру артык җылытуны бетерергә һәм тиешле түләүләрне 30 процентка киметергә мөмкинлек бирә, ә исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен автоматик режимда яисә сайтта шәхси кабинет аша кабул итү оешмаларның күп каналлы ярдәм линияләренә чыгымнарын киметә.

Мондый чаралар хисабына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә гаиләләрнең чыгымнарын уртача керемнең 8 процентына кадәр кыскартырга һәм бу күрсәткечне илнең барлык төбәкләре арасында минимальләштерү буенча 8нче урынга чыгарга мөмкин булды.

Хәзер без төбәк ТКХ министрлыгы белән берлектә керткән система “Тирмә” дип атала. Ул, төрле мәгълүмат җыюдан тыш, халыкка торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен минималь комиссия белән түләргә, идарәче компания белән үзара хезмәттәшлек итәргә, онлайн җыелышлар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Торак-коммуналь хуҗалык секторы, нигездә, Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) тарафыннан контрольдә тотыла. Аңа барлык дәрәҗәләрдән, ведомство мәгълүмати системаларыннан һәм кире элемтә платформаларыннан мәгълүматлар кушыла, аның җитәкчелегендә төбәкнең барлык муниципалитетларында санлы новацияләр кертелә. Экспертлар безнең ЦУРны Русиядә иң яхшыларның берсе дип таный, аның ярдәмендә эре шәһәрләр санлы технологияләрне үзләштерүдә зур уңышлар күрсәтә, шуңа бу эшкә кече шәһәрләргә һәм авыл җирлекләренә дә тулысынча кушылырга туры киләчәк. Ышанам, берничә елдан соң без авылда да конкрет нәтиҗәләр күрәчәкбез”, - дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас