"16 октябрьдә Советлар Союзы Герое Георгий Платонов вафат булды, яугир 99 яшендә бу дөнья белән хушлашты.
Георгий Федорович 1942 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул Мәскәү һәм Ржев өчен көрәшкән, Курск дугасында һәм Днепрны кичкәндә батырлыклар күрсәткән.
Георгий Федорович Платонов исеме, безнең башка геройларыбызның исемнәре кебек үк, Уфадагы Совет мәйданында Ватан өчен һәлак булганнарга куелган Миңнегали Шәйморатов һәйкәле колоннасында язылган.
Георгий Федорович Платоновның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз", - дип язган Башкортстан җитәкчесе.