+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Октября 2022, 09:15

Җылылык мәсьәләләре - беренче урында

Узган атнада Башкортстанда яшәүчеләр ЦУРга ешрак җылылык бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән.

Җылылык мәсьәләләре - беренче урындаҖылылык мәсьәләләре - беренче урында
Җылылык мәсьәләләре - беренче урында
ТКХ темасы буенча 7 көн эчендә 609 мөрәҗәгать кергән, аларның күбесе җылылык бирү процессы белән бәйле. Хөкүмәт киңәшмәсендә әлеге мәгълүматларны Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская җиткерде.

"Бер бүлмәдә — салкын, икенчесендә җылы булу белән бәйле мөрәҗәгатьләр өстенлек итә. Кайдадыр артык нык ягу башланды. Ягъни бу җылылыкның сыйфатына кагыла”, — дип хәбәр итте Елена Прочаковская.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мондый мәсьәләләрне хәл итү өчен “кышкы” штаб булдырырга кирәкми. Төбәк җитәкчесе фикеренчә, торак-коммуналь хуҗалык системалары аларны планлы режимда хәл итәргә өйрәнергә тиеш.

Икенче урында - мобилизация мәсьәләләре, өченчедә - төзекләндерү.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас