+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Октября 2022, 09:59

Юлда янә фаҗига...

Бу коточкыч авария Бөре районында булган.

Башкортстанның Бөре районында кичә юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Төнлә Бөре - Осиновка - Емашево трассасының 1нче чакрымында 21 яшьлек кыз "Мерседес" машинасы руле артында кюветка чыгып очкан, арытаба машина баганага килеп бәрелгән. Бәрелү нәтиҗәсендә машинага ут капкан.

Водитель һәм аның 22 яшьлек пассажирын төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар. Кызганычка каршы, егет реанимациядә үлгән.

"Билгеле булганча, автомобиль законда каралган тәртиптә теркәлмәгән. Тикшерү башланды", - дип хәбәр итте Севастьянов.

Фото: ЮХХДИ матбуган хезмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас