+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Октября 2022, 14:57

"Зарифа" яуга баса! ( видео)

Бүген республиканың кайбер мәгариф учреждениеләренә шартлаткыч кую турында хәбәр килде. Биюнең моңа нинди кысылышы бар?

"Зарифа" яуга баса! ( видео)"Зарифа" яуга баса! ( видео)
"Зарифа" яуга баса! ( видео)

Бүген Уфа ягулык-энергетика колледжы, Калинин район суды биналарына куркыныч предметлар турындагы хәбәрләр аркасында ашыгыч хезмәт вәкилләре килде. Көн дәвында шартлаткыч куелу турындагы хәбәрләрне тагын берничә учреждение алды. Ашыгыч рәвештә кешеләрне эвакуацияләделәр. Этләр белән кинологлар биналарда куркыныч әйберләр эзләде. Детальләр ачыклана.

Оперативниклар үз эшләрен башкарган арада Рудольф Нуриев исемендәге колледжда тәрбияләнүчеләр кече яшьтәге укучыларны тынычландыру өчен биюләр оештырды. Алар Фәйзи Гаскәров куелышындагы атаклы "Зарифа" белән башланды. Халык күңелендә яшәүче бу мәдәни мирас илдә коткы таратучыларга каршы торып басты.

Уку йортында 5нче сыйныфтан 18 яшькә кадәрге балалар белем ала — өлкән укучылар бию ярдәмендә башка укучыларга стресс белән көрәшергә булышырга булган. Бу хәлне узып баручылар видеога төшергән. Соңрак барлык укучылар да Конгресс-холл залына автобус белән җибәрелгән.

"Зарифа"га - дан, балаларга - Respect, әфарин һәм рәхмәт!

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас