+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Октября 2022, 09:20

"Без төрле, әмма без бергә"

Республика халыклары дуслыгы йорты һәм "Юлдаш" радиосы "Без төрле, әмма без бергә" дуслык турында рубрика булдыра. Көн саен башкорт радиосы эфирында Башкортстан халыклары телләрендә дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгыраячак.

"Без төрле, әмма без бергә""Без төрле, әмма без бергә"
"Без төрле, әмма без бергә"

"Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын". Бу мәкальне балачактан ук беләбез. Дуслык нәрсә соң ул? Бу үзара ышаныч, бәйлелек, мәнфәгатьләр уртаклыгына нигезләнгән якын мөнәсәбәтләр.

Барлык халыкларда да дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Һәм алар барысы да бу мөнәсәбәтләрнең кыйммәтләре турында сөйли.

"Юлдаш" радиосы эфирында 23 телдә - урыс, башкорт, татар, мари, мордва, грузин, немец, украин һәм башка телләрдә дуслык турында мәкальләр әйтеләчәк.

Төрле халыкларның милли музыкасына салынган программара аудиороликлар көн саен 12 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр 12:45 сәгатьтә яңгыраячак. Башкорт теленә тәрҗемәне Башкортстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова җиткерә.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас