

Бөтендөнья башкорт корылтае президиумы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова бөтен Башкортстанның үз егетләренә ярдәм итүен билгеләп үтте.
- Хәзерге гуманитар ярдәм йөге республика исеменнән Севастопольгә җибәрелде. Анда безнең күп кенә егетләр дәвалана һәм реабилитацияләнә. Иң беренче чиратта алар Севастопольдә яшәүче якташларыбыздан, активистлардан ярдәм таба. Активистларыбызга зур рәхмәт, алар безнең егетләр янында булды, ярдәм итте, кием-салым, телефоннар сатып алды. Чыннан да, мондый рухи ярдәм һәм кайгырту алу — бик мөһим, — диде Эльвира Ринат кызы.
Башкортстаннан бу гуманитар рейс белән җылы кием-салым, кирәкле әйберләр җибәрелде.
- Егетләребезнең гаиләләренә Кырымдагы активистлар исеменнән мөрәҗәгать итәсем килә. Севастопольдә, Симферопольдә һәм Феодосиядә дәваланучы якыннарыгыз турында мәгълүмат кирәк икән, Бөтендөнья башкорт корылтае офисына +7 917 443-33-36 телефон номеры белән шалтыратырга мөмкин, шулай ук бу номер буенча сугышчыларга ярдәм итәргә әзер булучылар мөрәҗәгать итә ала, — ди Эльвира Аеткулова.