Нефтекама шәһәрендә кичә, 17 октябрьдә, бер гаиләдә фаҗига булган. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, әти-әнисе иртән караватында дүрт айлык кызларының җансыз гәүдәсенә тап булган.
“Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала авырып киткән була, температурасы күтәрелә. Аңа 17 октябрь төнендә әнисе дару бирә һәм йокларга яткыра. Бала корсагына ятып, йоклап китә. Икенче көнне иртән, сәгать 11ләр тирәсендә, сабыйның йөрәге туктый”, - дип хәбәр итә агентлыкка үз чыганагы.
Фаҗига булган урынга ашыгыч ярдәм бригадасы чакырылган. Табибларга сабыйның үлемен расларга гына кала. Хәзер хокук сакчылары кызның үлем сәбәбен ачыклый.
Фото: kamchatka.aif.ru