Якын арада Башкортстанда яңгырлы һава торышы көтелә. Башгидромет синоптиклары 19 октябрьгә фаразларын белдерде.
Төбәк метеорология хезмәте мәгълүматлары буенча, 19 октябрьдә төнлә зур булмаган яңгырлар узачак, республиканың төньяк өлешендә – уртача яңгырлар. Көндез шулай ук төбәктә яңгырлар көтелә.
Төнлә һава температурасы 0,+5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез бераз җылырак булачак: +3,+8 градус.
Шуны да билгеләргә кирәк, бу көннәрдә көчле җил көтелми.
Фото: "Башинформ" агентлыгы