+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 октябрь 2022, 05:01

Ут капкан самолет йортлар янына төшеп шартлаган

Очучылар исән.

Ут капкан самолет йортлар янына төшеп шартлаганУт капкан самолет йортлар янына төшеп шартлаган
Ут капкан самолет йортлар янына төшеп шартлаган

17 октябрь кичендә Краснодар крае Ейск шәһәрендә күпкатлы торак йорт янына Су-34 бомбардировщик-истребителе килеп төшкән. Русия Оборона министрлыгында самолетның укыту-тренировка очышы башкарылды, дип белдерделәр. Ведомство мәгълүматлары буенча, һәлакәт биеклеккә күтәрелгән вакытта була: аэродромнан очып киткәндә самолетның бер двигателенә ут капкан. Нәтиҗәдә, самолет биеклекне югалта башлаган. Очучылар катапультация ясарга өлгергән. Ут тугыз катлы торак йорт янына килеп төшкән. Янгын нәтиҗәсендә кимендә 15 фатир зыян күргән. Янгынга 4нче катлаулылык дәрәҗәсе бирелә. Аның мәйданы 2 мең квадрат метр тәшкил итә.

Су-34 һәлакәте вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә бер миллион сум акча түләнәчәк. Үз фатирларыннан мәхрүм булучыларга яңалары сатып алыначак. Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев әнә шундый карар кабул иткән.

"Губернатор төбәк бюджетыннан һәлак булучылар гаиләләре өчен - бер миллион сум, уртача һәм авыр дәрәҗәдәге зыян күрүчеләр өчен — 400 мең сум, гаиләнең һәр әгъзасына 100әр мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте", — диде Краснодар крае вице-губернаторы Анна Минькова "Россия 24 " телеканалы эфирында.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәттә 13 кеше һәлак булган, 19 кеше зыян күргән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков белдерде. Дәваханәдә 11 кеше, шуларның икесе - йөкле хатыннар. Дүрт кеше реанимациядә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас