Туганнарын эзләп...
Үзбәкстан якларында яшәүче Зөлфия Бекморатова да никадәр генә ара ерак булмасын, күпме генә вакыт узмасын, туганнарын эзләп табарга мөмкин булуына ышанып яши. Ходай Тәгалә шулай эшкәрткәндер инде, мондый үтенеч белән ул “Кызыл таң” гәзите редакциясенә мөрәҗәгать итә. Бәлки, уй-ниятенең тормышка ашуына, туганнарын тиз арада эзләп табуына бик ышанып бетмәсә дә, хәзер “Йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын!” – дигән халык мәкаленең никадәр дөрес булуына үзе дә инангандыр. Ә без һәрвакыт дусларыбызның үтенечләрен игътибар үзәгенә алып, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Менә Зөлфия Әхтәм кызы да язмыш җилләре “Кызыл таң” гәзитенә китерүенә, аның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән таныштыруына рәхмәт укып бетә алмый. Әлбәттә, туганнарның табышуына, берләшүенә һәм очрашуына кечкенә булса да өлеш кертә алганбыз икән, бу — безнең өчен дә зур шатлык һәм мәртәбә.
Әлбәттә, моңа кадәр журналист тикшерүләре үткәрергә туры килмәгән иде, шуңа баш мөхәррирнең мондый эшне миңа йөкләвен бераз куркып кабул иттем. Ә эзләп таба алмасам? Шулай да, берәр җае чыгар әле, дип, үземне тынычландырдым да баш мөхәррир биргән мәгълүматларны өйрәнә башладым.
Туганлык җепләре илләрне тоташтыра
Редакциягә мөрәҗәгать итүче Зөлфия Бекморатова Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә яши. Белгечлеге буенча математик, хаклы ялга чыкканчы “Үзбәктелеком” предприятиесендә икътисад һәм маркетинг менеджеры булып эшләгән. Хаклы ялга чыккач, ул әнисе яклап туганнарын эзләп табу уе белән яна башлый. Күбесен белә, чөнки әнисе исеменнән туганнарына хатларны ул үзе яза. Кызганычка каршы, газиз кешесенең туган якларында моңа кадәр беркайчан да булырга туры килми, ләкин алар белән очрашу теләге аны беркайчан да ташламый һәм көннәрдән бер көнне ул бу уй-ниятен тормышка ашыру юлларын эзли башлый. Шулай итеп, ул “Кызыл таң”ның социаль челтәрдәге төркеме аша мөрәҗәгать итәргә була.
Әнисе Әмирова Маһинур Әбуталип кызы 1922 елда Авыргазы районының Чишмә авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә. Белемгә тартылуын күрепме, шул чорның авырлыкларыннан азат итәргә теләпме, узган гасырның 40нчы елларында 18 яшьлек кызны Үзбәкстанда яшәүче икетуган апаларына җибәрәләр. Максатына ирешә кыз: укытучылар институтын тәмамлый һәм гомере буе мәктәптә математика фәне буенча белем бирә. Шунда Әхтәм исемле үзбәк егетенә кияүгә чыга һәм төпләнеп кала.
Яшьләр башта күпмедер вакыт НКВДда эшли. Беренче балалары тугач, Маһинур авырып китә һәм аны дәваланырга туган якларына – Уфа шәһәренә кайтаралар. Шулай итеп, Әхмәт исемле уллары да озак яши алмый, балалар йортында үлә.
Маһинур Әбуталип кызы, авыруны җиңгәч, ире янына Үзбәкстанга кайтып китә. 60 ел бер-берсенә терәк булып тату гомер кичерәләр, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Әйткәндәй, күпмедер вакыттан Маһинурның бертуган энесе Әбделбарый да Сәмәрканд шәһәренә килә, соңыннан 40нчы еллар ахырында Гайшә исемле әниләрен дә үзләре янына алып китәләр.
Озак еллар дәвамында Башкортстандагы туганнары белән элемтәне өзмиләр. Ара-тирә булса да Маһинур Әбуталип кызы балалары һәм оныклары белән туган якларына кайтып килергә тырыша. Озын гомер кичерә ул, 2013 елда 91 яшендә вафат була. Шуннан соң аның туган яклары белән бәйләнеш тә өзелә.
Юлым Чишмәдән башланды
Әлбәттә, югарыдагы мәгълүмат Зөлфия апа һәм аның Авыргазы районында яшәүче туганнарын эзләп тапканнан соң, аларның сүзләреннән ачыкланды.
Иң тәүдә эшемне нәрсәдән һәм кайдан башларга икән дип озак кына уйландым. Аралашып яшәгән берничә туганының исемен язган иде Зөлфия Әхтәм кызы. Шуларның берсе – Галимҗан Әмирханов. Маһинур апа белән алар икетуган булып чыга, әниләре Зөһрә һәм Гайшә – бертуган. Вакытында Галимҗан Әдһәм улы май заводы директоры булып эшләгән. Бик туган җанлы иде, дип искә алалар аны. Аның бер улы Инир Галимҗан улы – Авыргазы районының эчке эшләр органнарында начальник урынбасары, ә Мөнир Галимҗан улы Көнкүреш йорты директоры булып эшләгәннәр. Аларны эзләп тапсам, йомгак сүтелеп китә инде, дип уйладым. Кызганычка каршы, соңыннан ачыклануынча, Әмирхановларның бер кызыннан башка барысы да мәрхүм икән инде.
Тарих туган авылдан башлана дигәндәй, мин дә Маһинур Әмированың туган авылына — Чишмәгә юлландым. Авыргазы районы үзәге Талбазыдан 12 километр ераклыкта гына урнашкан ул. Авылга борылып керүгә бераз куркуга калдым. Бер генә урамлы кечкенә авыл. Бер дә булмаса, өйдән-өйгә кереп сораштырырмын дип уйлап та өлгермәдем, бер капка төбендәге эскәмиядә тезелешеп утыручы әбекәйләрне күргәч, җанга җылы йөгерде. Әй, бигрәк күркәм күренеш! Хәзер авылларда өлкәннәрнең капка төпләрендә җыелышып сөйләшүен бик күрермен димә.
Туктап исәнләштем. Авыл халкы бик гади һәм ачык бит ул. Мин дә үзем белән таныштыргач һәм максатымны аңлаткач, әбекәйләр, хәтер сандыкларының астын өскә китереп, мәгълүмат эзләп чыгара да башладылар. Чынлап та, Маһинур Әмирова шушы авылда туып-үскән. Төп йортның нигезе бар әле. Ә якындагы йортта Маһинурның бертуганы Миңнинурның йорты булган, әле анда аның оныгы яши икән. Кызганычка каршы, Миннислам абыйны бу көнне очрата алмадым, күрше авылга эшкә киткән булган.
Шулай да әбекәйләр Миңнинур Әбуталип кызының (ул 1995 елда мәрхүмә булган) Яңа Карамалы авылында яшәүче Әсма исемле кызын эзләп табарга киңәш иттеләр, чөнки ул бервакытта да Үзбәкстандагы туганнары һәм нәнәсе Гайшә белән элемтәне өзмәгән. Ике арада хатлар да еш йөргән. Кайтучыларны да үзенең йортында кунак иткән. Ни кызганыч, әле Әсма апаның нинди фамилиядә йөрүен генә әйтә алмадылар. “Чишмәдән килгән Әсма дип сорасаң, әйтерләр”, — дип кенә җавапладылар. Ярар, нинди дә булса мәгълүмат бар.
Чишмә авылында тагын бер якын туганнары – Мөбәрлиха апа Фәйзуллина (Әмирова) яши. Ул, минем изге ният белән йөрүемне белеп, үз өенә чакырды.
Күрше Кызыл Яр авылында (бу авыл хәзер юк инде) 1931 елда күпбалалы гаиләдә дөньяга килгән ул. Бик авыр тормыш юлы үткән: ачлык-ялангачлыкны да, якыннарын югалту ачысын да татыган. Әтисе һәм абыйсы сугыштан кайтмаганнар, кечкенәдән өлкәннәр белән колхозда эшләгән: борчагын да чапканнар, урагын да урганнар, урманын да кисәргә туры килгән. Тыл ветераны гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Намуслы хезмәте бихисап медальләр һәм мактаулы билгеләр белән лаеклы бәһаләнгән. Бөек Ватан сугышы ветераны Мирхәйдәр Фәхретдиновка кияүгә чыгып, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген әбекәй көннәрен изге догада үткәрә. Ул да, белгәннәрен искә төшереп, байтак исемнәрне блокнотыма язып куярга кушты. Маһинурны бик белмәсә дә, ул бит инде бик иртә авылдан чыгып киткән, аның бертуганын яхшы белә: “Миңнинур тәтәй” дип йөртә идек аны яратып, ди.
Мин урамга чыгуга кич җиткән иде инде. Ни күрим: авылга җан керә башлады! Бер-бер артлы авылга машиналар керә. Мине озатып чыккан әби әйтүенчә, кемдер эштән, кемдер балаларын мәктәптән алып кайта. Әйе, авылда заманында башлангыч мәктәп булган. Балалар саны азайгач, аны япканнар. Ярый, фельдшер пункты бар. Ә күчмә кибет авылга атнасына бер тапкыр гына килә. Әбиләрнең капка төбендә җыелышу сәбәбе дә әнә шул кибет килүен көтү икән.
Ничек кенә булмасын, юлым уңды, дип әйтергә була. Төйнәлгән җепнең очы табылды шикелле...
Яңа Карамалы
Җыйган мәгълүматны бер атна тирәсе үзләштерергә, эшкәртергә туры килде, аңлашылмаган урыннарын Зөлфия апа белән социаль челтәрдә аралашып, җайга салдым. Әңгәмәдәшем якыннарының фотоларын да җибәрде. Хәзер инде Яңа Карамалы авылына барырга кирәк, анда барысы да ачыкланырга тиеш. “Туганнары таныймы, беләме? Кайтсак, кабул итәрләрме?” Шунысын да уйлый Зөлфия Әхтәм кызы. Ләкин бу борчылулары юкка гына булып чыкты.
Бер атнадан янә Авыргазы районына юлландым. Навигатор дигәнең бик уңайлы бит ул. Кирәк җиргә җитәкләп дигәндәй алып барып җиткерә. Менә алдымда – Яңа Карамалы. Тау башыннан бигрәк зур күренә. Вакытында бу район үзәге булган, диләр. Хәтта чит ил сәүдәгәрләре дә мондагы базарга килгән.
Тәү чиратта кибеткә кереп чыгарга кирәк, авыл халкы, гадәттә, бер-берсен белә. Шундый уйлар белән авыл урамы буйлап киләм, инде урамның очына җиттем, кибет күренми әле. Карыйм: каршымда – мәчет. Капка төбендә машиналар да бик күп җыелган. Әйе, җомга көн бит. Ходай юлны күрсәтер әле, дип, иман йортына кердем. Ир-егетләр бик күп, хатын-кызлар күренми, шуңа икенче бүлмәгә кереп, имамның фәһемле вәгазен тыңладым.
Намаздан соң кешеләр таралыша башлады. Мин дә чыгып баручы бер абзыйга мөрәҗәгать иттем. Мин сораган кешеләрне яхшы белә, ә Әсма апаның йортына ук илтеп куйды, Ходайның рәхмәте. “Әйдә, сеңлем, йортын күрсәтәм, чит авылда эзләп йөрүе сиңа авыр булыр, ә мин шуннан үзем кайтып китәрмен”, — диде. Ходай бәндәсе инде бу! Ничек кенә эзләп табармын икән, дип алдан күпме көяләнеп йөргән идем. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң шул. Хәтта Әсма апаның йортына кадәр мине алып кереп, таныштырып чыгып китте Фәнис абый.
Әсма апа белән дә аралашуыбыз бик җиңел башланып китте. Маһинур Әмированың фотосын күрсәтүгә: “Иии, Маһинур апакаем, кара әле, үзе каршыма килеп баскан кебек булды!” – дип, күз яшьләренә дә ирек бирде.
“Галимҗан абзыегызның хатыны авырый, кайтып күрегез!” — дип, хат язып җибәргән идем. Апа улы Фирхәт, кызы Люба, кияве һәм оныгы белән кайттылар. Шуннан бирле күрешкән дә юк инде”, — ди Әсма апа.
Нәкъ шул мизгелдә Зөлфия апа да “Одноклассники”да элемтәгә чыкты, фотолар салган. Ул җибәрә бара, мин Әсма апага күрсәтәм. Ул һәрберсе белән бәйле хәлләрне искә төшереп бәян итә миңа. Шулай өч сәгать тирәсе сөйләшеп утырганбыздыр. Иң мөһиме – барлык сорауларга да җавап таптым. Әсма апа да туганнарына видеоязма аша бик җылы мәрәҗәгать юллады, сагынуларын җиткерде, кунакка чакырды. Бу видеоны салгач, чит илдә яшәүче сеңелләре бик шатланды. “Әниебезне күргән кебек булдык. Ул да нәкъ шулай матур итеп татарча сөйләшә иде”, — дип яздылар. Үзләре татарча сөйләшмәсәләр дә, яхшы аңлыйлар.
Әсма апаның шатлыгын да сүзләр белән генә аңлатып булмый. “Авылдашым Фәнискә дә рәхмәтемне яңадан әйтермен әле сине минем йортыма алып килүенә. Мәчеткә барып, хәер дә салып киләм. Кара әле, шулай да була икән?!” – дип, балалардай шатланды Әсма апа.
Күптән түгел генә 85 яшен билгеләсә дә, бик җитез әле Әсма Турагали кызы. Фамилиясен дә белдем инде хәзер – Янбирдина икән. Яңа Карамалы авылына 1959 елда килен булып төшкән. Ире белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Барлык гомере хезмәттә узган – сыер савучы булып та эшләгән, чөгендер басуларында да тир түккән. Балалары читтә яшәсә дә, кайтып торалар. Менә күркәм юбилеен да якыннары белән бик күркәм итеп үткәргәннәр.
Озатырга капка төбенә чыккач та озак кына аерылыша алмый тордык, сөйләшер сүзләребез бетми. Шулкадәр үз туганыдай мине җылы каршы алып, догалар укып озатып калды.
Киң ябалдашлы, тирән тамырлы агачтай
Кайту белән мин дә Зөлфия апага фотоларны салдым, аның белән янә озак кына аралаштык. Хәзер уртак темалар да күбәйде. Бертуган апасы Гәүһәр әле Украинада гомер кичерә. Мин салган фотоларны аңа җибәрә, аннан килгәннәрне янә минем белән уртаклаша. Гәүһәр апа яшь чагында Чишмә авылында яшәүче Гайшә нәнәсенә еш кайтып йөргән, туганнары белән аралашып үскән, шуңа күпләрен яхшы белә.
Үземә аңлаешлы булсын өчен бу нәселнең шәҗәрәсен дә төзергә туры килде. Киң ябалдашлы, тирән тамырлы агачка тиңләр идем аны. Төрле якларга таралышып бетсәләр дә, нәселләре белән элемтәне өзмәскә, матур, тату итеп яшәлгән тормышта салган эзләрен югалтмаска тырышалар, ә иң мөһиме — үз нәсел-ырулары белән горурланып яшиләр. Әнә шул кыйммәтләрне саклый белү бик зур әһәмияткә ия.
Ходай боерса, алдагы җәйгә Зөлфия апа туганнары һәм балалары белән әнисенең туган ягын, якыннарын кайтып күрү хыялы белән яши. Барысы да яхшы булыр, очрашулар да насыйп итәр. Ә мин кулымнан килгәнчә бу изге эштә аларга ярдәм итәчәкмен. Моны хәзер изге бурычым, дип исәплим. Танышу, аралашуыбыз дәвам итә. Әле яшьрәк буын туганнарын Интернет челтәре аша эзләргә вәгъдә бирдем. Монысы инде әлеге заманда бик авыр булмас. Өстәвенә, бу вакыт эчендә телефонымда бик күп яңа номерлар да барлыкка килде.
Мәкаләмнең геройлары белән мин үзем дә искиткеч хис-тойгылар кичерәм. Аз гына булса да ярдәмем тигән булса, мин бик бәхетлемен. Киләчәктә тагын да күңеллерәк мизгелләрне күрергә, туганнар очрашуының шаһиты булырга да язсын иде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.