Бу, 2021 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 29 кешегә кимрәк (узган елда – 136 очрак), дип хәбәр итә "Роспотребнадзор"ның төбәк идарәсе.
Күрсәтелгән чорда үлүчеләр саны 100 мең кешегә - 2,7, ә былтыр 3,4 кеше туры килгән.
Шәһәрләр арасында Уфада (28 очрак), Нефтекамада (7), Стәрлетамакта (3), Бәләбәйдә һәм Белоретта - икешәр, Яңавылда, Салаватта, Мәләвездә, Күмертауда, Дүртөйледә һәм Дәүләкәндә берәр очрак теркәлгән
Районнар арасында Бакалы һәм Уфа алда бара - 5әр очрак, алга таба Илештә дүрт очрак теркәлгән. Өчәр очрак Белорет, Иглин, Караидел һәм Чишмә районнарында, икешәр очрак Благовар, Бөрҗән, Дәүләкән, Кырмыскалы, Краснокама, Салават, Шаран районнарында, берәр очрак Әбҗәлил, Әлшәй, Авыргазы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бөре, Благовещен, Дуван, Ярмәкәй, Ишембай, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәләвез, Мәчетле, Стәрлебаш, Тәтешле, Туймазы, Чакмагыш районнарында теркәлгән.
Фото: aif.ru