Бу хакта Илеш телевидениесе хәбәр итте.
Зөлфирә Мостафина инде өй туе үткәргән һәм улының шундый зур һәм якты йорт салырга хыялланганын сөйли.
«Мин район хакимиятенә төзелештә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, кыска вакыт эчендә яхшы подрядчы таптым. Миңа барысы да бик ошый, өй якты һәм уңайлы, мунча да, яңа гараж да бар. Маратым илнең патриоты иде һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашты», - ди Зөлфирә Мостафина.
Урындагы эшкуар Марат Миргариповның төзелеш белән шөгыльләнүче фирмасы 2 июньдә эшкә керешкән һәм йорт нибары 100 көн эчендә төзелгән.
Районның Базытамак авыл хакимияте башлыгы Айдар Мосабиров авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең дә кулдан килгәнчә ярдәм итүен билгеләп үтә.
"Марат шушы авылда үсте, әле мәктәптә дә ул бик актив укучы иде, аннары һәрвакыт кече Ватаны өчен җан атып яшәде. Бу йорт безнең герой истәлегенә төзелгән, газ һәм су үткәрелде. Барлык авылдашларга да рәхмәт, Марат анда күктә әнисе һәм аның хыялын тормышка ашыра алганы өчен куанадыр дип өметләнәм. Ул безнең күңелләрдә мәңгегә сакланыр", - диде авыл биләмәсе башлыгы.
Марат Мостафин 1984 елның 15 августында Дуртөйле шәһәрендә туа. 2002 елда 11нче сыйныфны һәм уку комбинатын тәмамлый. Актив һәм тырыш укучы була. Ул игелекле, әдәпле кеше була. Мәктәпне тәмамлагач, Русия Армиясендә хезмәт итү турында карар кабул итә, 2002 елның октябрендә хезмәткә алына. 2010 елның октябреннән 2015 елның июленә кадәр Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 2020 елның июленнән ул алга таба хәрби хезмәт үтү өчен чираттагы контракт төзи һәм тынычлык урнаштыру көчләре составында Абхазия Республикасына китә, разведка взводы разведчигы вазыйфасында хезмәт итә.
Дуслары, сыйныфташлары һәм укытучыларының хәтерендә ул бик игелекле, якты күңелле, ярдәмчел кеше булып калган. Марат 19 майда һәлак була һәм Русия Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Фото: башинформ