+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2022, 14:31

Янә авария, янә үлем...

Бүген, 19 октябрьдә, Иглин районында коточкыч авария булган.

Янә авария, янә үлем...
Янә авария, янә үлем...
Бу хәл М-5 автоюлының 1502нче чакрымында теркәлгән. Трассада "ВАЗ-2112" һәм "Хендай Гретта" бәрелешкәннәр.

Төнге юеш юлда көчле бәрелештән соң "Лада"ның 20 яшьлек водителе һәм пассажиры һәлак булганнар. ЮХХДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, егетнең машина йөртү хокукы булмаган.

Табибларның ярдәме безнең ил машинасының ике пассажирына, шулай ук "Хендай"ның водителенә һәм 55 яшьлек пассажирына кирәк булган. Аларны дәваханәгә озатканнар.

ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: