+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 октябрь 2022, 04:25

Халык яңа йортларга күченәчәк

Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында республика халкын авария хәлендәге торактан күчерү дәвам итә.

Халык яңа йортларга күченәчәкХалык яңа йортларга күченәчәк
Халык яңа йортларга күченәчәк
Әйтик, Яңавылда шушы максатларда күпфатирлы 5 йорт төзелә. Ел ахырына кадәр 212 торак йорттан анда 485 кеше күчерелергә тиеш.

- Республикада халыкны Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү актив темплар белән бара. Бу ел ахырына кадәр 1000нән артык кеше яңа фатирларга күчәчәк. Киләсе елда без 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортларда яшәүче гражданнарны күчерү программасын вакытыннан алда төгәлләргә планлаштырабыз, - диде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Исегезгә төшерәбез: Яңавыл районында 8 мең квадрат метр мәйданлы 25 күпфатирлы авария хәлендәге йорттан халыкны күчерү каралган. Объектлар Яңавыл шәһәрендә, Карман һәм Кисәк-Каен авыл Советлары территориясендә урнашкан.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас