Благовар районының Камышлы авылындагы фермада сукбай этләр көтүе ун сарыкны үтергән, тагын сигезен яралаган. Бу хакта 19 октябрьдә «Башкортстан Республикасы» гәзите хәбәр итте.
Этләр ике тапкыр яшь сарыклар торган урынга үтеп кергән. Икенче һөҗүмдә бер генә хайван корбан булган, чөнки сакчы эт аларны куркыткан.
Аның өрүенә ферма хезмәткәрләре килгән. Алар куркытып, этләрне урманда тотарга тырышкан, әмма алар кача алган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы