Быел өченче конкурска 54 муниципаль берәмлектән 218 гариза килгән. Алар арасында 38 кеше җиңүче булды. Аларны республиканың «Ир-атлар советы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина, "Башкортстан аталар советы" рәисе, Уфа күппрофильле һөнәрчелек колледжы директоры Сынтимер Баязитов, “Торатау” Конгресс-холлы директоры Айгөл Моратова, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Азамат Янбирдин һәм башкалар котлады.
Әлеге бүләк аталар институтын ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гаилә кыйммәтләрен саклау һәм тергезү өчен шартлар тудыручы әтиләрне тану өчен гамәлгә куелган. Яшь буынга матур үрнәк күрсәтүче 38 искиткеч әти Иҗтимагый палатаның истәлекле плакатлары һәм дипломнары белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, бүләкләнүчеләр арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр һәм милләт вәкилләре бар иде.
Быелгы бүләкләнүчеләр арасында улларын лаеклы тәрбияләүче ун әтигә сәхнәгә чыгуы иң авыры булды, чөнки алар Украинада барган махсус операциядә катнашып, батырларча һәлак булган ир-егетләребезнең әтиләре иде. Алар бүләкләнгәннән соң, бер минут тынлык игълан ителде.
Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.
Фото: Зөһрә Исламова.