+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Октября 2022, 17:56

Уфада милли чемпионат старт алды

20-22 октябрьдә Уфада 18-35 яшьлек ишетмәүче иҗади кешеләр өчен һөнәри осталык буенча DeafSkills II милли чемпионаты уза.

Уфада милли чемпионат старт алдыУфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды

Бүген, 20 октябрьдә, "Торатау" конгресс-холлында ишетү сәләте бозылган кешеләр арасында "DeafSkills" һөнәри осталык II Милли чемпионаты ачылды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Чемпионат хакында Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пост урнаштырган.

- Республикабызда милли һөнәри осталык чемпионатын кабул итү - безнең өчен зур хөрмәт. Чарада илебезнең 45 төбәгеннән катнашучылар һәм, шулай ук, Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан чит ил вәкилләре катнаша. Без сезгә шат, кадерле дуслар! Чемпионатның компетенцияләре елдан-ел арта, быел алар 30дан артык. Һәркайсыгызга уңышлар һәм җиңүләр телим, - диде Радий Хәбиров.

DeafSkills II милли чемпионаты оештыручылары - Башкортстан Республикасы буенча Президент грантлары фонды һәм Хөкүмәт ярдәме белән Бөтенрусия чукраклар җәмгыяте, проектның төбәк операторы - Башкортстан Республикасының һөнәри әзерлек үзәге.

Быел чемпионатта компетенцияләр һәм катнашучылар саны артты, ул 34 компетенция буенча узачак, анда 500дән артык кеше катнашачак.

Чемпионатның максаты - ишетү сәләте начар булган яшьләрнең һөнәри осталыгын үстерү һәм күрсәтү, ишетмәүче яшьләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итү, чукраклык һәм ишетү сәләтенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Фото: glavarb.ru

Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Уфада милли чемпионат старт алды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас