+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 октябрь 2022, 06:42

Юлларда бозлавык көтелә...

Башкортстан синоптиклары һава торышы буенча алдагы көннәрдә фаразларын белдерде.

Юлларда бозлавык көтелә...Юлларда бозлавык көтелә...
Юлларда бозлавык көтелә...
Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, алдагы көннәрдә Башкортстанда салкын һәм яңгырлы булачак. Бүген, 20 октябрьдә, көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

21 октябрьдә кар катыш яңгыр яву, бозлавык, төнлә һәм иртә белән тау юлларының аерым өлешләрендә бозлавык булу көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Термометр баганасы төнлә 0,+5, аязытканда -5, көндез +3,+8 градус күрсәтәчәк.

22 октябрьдә яңгыр көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Төнлә һава температурасы +2, -3, аязытканда -8, көндез 0,+5 градус булуы ихтимал.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас