Узган атнада Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары Салават шәһәреннән өч мөрәҗәгать теркәгән. Алар өчесе дә юллардагы хәвефсезлек темасына кагыла.
25 сентябрьдә Салаватта яшәүчеләрнең берсе республика Юл хуҗалыгы идарәсенең социаль челтәрдәге битендә Җиргән авылы ягыннан шәһәргә көньяк керү юлында кыйгайган юл билгесе төшерелгән фотоны урнаштырган. Башкортстан ЦУРы хәбәрне республиканың Юл хуҗалыгы идарәсенә тапшырган. Әлеге участокны хезмәтләндерүче Мәләвез Юл ремонтлау-төзү идарәсендә бу проблема хакында белгәннәр, тик, эш тыгыз булу сәбәпле, аны шунда ук хәл итә алмаганнар икән. 6 октябрьдә юл хезмәткәрләре урынга чыгып, участокны тикшереп, юл билгесен төзәткән. Мөрәҗәгать авторы шунда ук, постка комментарийларда аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдергән.
Тагын бер мөрәҗәгать светофор проблемасы турында. Социаль челтәрләрдә Салават халкы Уфа һәм Гобәйдуллин урамнары киселешендә светофорларны алыштыруны сораган, чөнки аларда лампалар еш янып чыга, тонык яна, кояшта сигналны күреп булмый, бу исә авария хәлен тудыра. Салават шәһәре хакимияте хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне эшкә алган. Октябрь аенда светофор “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” программасы буенча алыштырылган.
Быел гыйнварда ук Салаватта яшәүчеләрнең берсе Ишембай – Стәрлетамак – Салават юллары киселешендә яңа хәрәкәт схемасы кирәклеге турында хәбәр калдырган. Автомобильчеләргә катлаулы юл киселешендә хәрәкәт итү авырлаша, монда еш кына юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә икән. Хәбәрне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан һәм эшкә алган.
Ачыклануынча, Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсе әлеге чатта боҗра хәрәкәте урнаштырырга ниятләгән, хәтта проект та әзерләнгән. Мөрәҗәгатьне калдырган кешегә җавап итеп, әлеге идарә хезмәткәрләре объектның территориаль заказга кертелүен көтүләрен хәбәр иткән. Көзен автомобиль боҗрасын җиһазландыру эшләре башланган. 12 октябрьдә Юл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Стәрлетамак – Салават – Ишембай юллары киселешендә ком-таш катнашмасы һәм асфальт-бетон катламнары җәю белән юлны реконструкцияләүне тәмамлаулары турында хәбәр итә. Ләкин моның белән генә эшләр бетми әле. 30 октябрьгә кадәр биредә электр челтәрләре урнаштырырга һәм тоташтырырга планлаштыралар.
Ә чираттагы мәсьәләне хәл итү өчен ике ел кирәк булган – ни өчен икәнлеге дә аңлашыла. Күперне ремонтлау — җитди эш, финанс һәм вакыт таләп итә. Аскын районының Кашка районында яшәүчеләрнең берсе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсенә 2020 елның 9 сентябрендә ун ел элек Кашка белән Сөеш авыллары арасындагы Төй елгасы аша күперне ремонтлау өчен сүтүләре турында язган. Халыкка Әмин авылы аша урап йөрергә туры килгән, бу исә шактый озын юл.
Хәбәрне Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән. “Без Аскын районы хакимиятендәге коллегаларыбыз белән элемтәгә кердек. Районда бу проблема хакында беләләр. Төй елгасы аша күпер — төбәк әһәмиятендәге юлның бер өлеше һәм монда ремонт планлаштырылган. Мәсьәлә республиканың Юл хуҗалыгы идарәсе контролендә булган.
Башта торглар үткәреп, подрядчыны билгеләделәр һәм эшне башладылар. Быел октябрьдә күпердәге эшләр тәмамланды һәм Республика көне алдыннан объектны ачтылар. Нәтиҗә — фотода. Ә күпер юклыкка зарланган кеше 2 елдан соң җавап ала алуы, өстәвенә, мондый нәтиҗәне көтмәве турында гаҗәпләнеп язган.
Ләкин без ничек эшләвебезне һәм нәрсәгә омтылуыбызны беләбез. Мөрәҗәгатьләр буенча эш ахыргача җиткерелергә тиеш”, — дип язалар ЦУРдан.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.