+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 октябрь 2022, 16:30

Мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов “Бердәм Русия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Гражданнар үзләре видеоэлемтә форматында да сораулар белән мөрәҗәгать итте.

— Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалык, юл инфраструктурасы, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү темасына бәйле. Уфаның төньяк өлешеннән балалар мәйданчыкларын урнаштыру, яңгыр канализацияләрен тергезү, машина кую урыннарын җиһазлау, юлларны ремонтлау һәм ихаталарны төзекләндерү белән бәйле күп кенә сораулар килде. Социаль “догазификация” программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр дә бар иде, — диде Рөстәм Ишмөхәммәтов.

Әлшәй районыннан Воздвиженка авылын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, шулай ук юлларны ремонтлау һәм пассажирлар йөртүне оештыру проблемасы буенча мөрәҗәгать иткәннәр. Уфа районының Булгаково авылы халкы тукталыш павильоны урнаштыру үтенече белән килгән.

Парламент вице-спикеры фикеренчә, мондый мәсьәләне хәл итү үзенең форматы һәм кирәкле акчалар күләме буенча “Эшлекле гамәлләр” проектына туры килә. Кабул итү барышында кергән барлык мөрәҗәгатьләр парламентарий контроленә алынды һәм якын арада депутатлар корпусы, муниципалитетлар, дәүләт властеның башкарма органнары тарафыннан каралачак.

Мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды
Мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас