+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 октябрь 2022, 13:49

Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?

БСТ телеканалында 24 октябрьдә Башкортстаннан мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә ярдәм итү чараларына багышланган махсус брифинг узачак.

Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?
Мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган?
Спикерлар һәм студия кунаклары ташламалар, ярдәм алу ысуллары, кирәкле документлар пакеты һәм башкалар турында сөйләячәкләр.

"Шул гаиләләр балаларын мәктәптә бушлай ашату, лагерьларда ял итү, “ Сөт кухнясы" продукциясе — хәзер 30дан артык ярдәм чарасы гамәлдә", - дип билгеләп үтелде эфир анонсында.

Моннан тыш, туры эфир «Россия 24» һәм «Россия радиосы» каналларында, шулай ук төбәк Хөкүмәте социаль челтәрләрендә һәм Республика белән идарә итү үзәгендә трансляцияләнәчәк.

Брифинг 19:00 сәгатьтә башлана.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас