+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Октября 2022, 05:55

Спикер разведчик белән очрашты

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев разведчик-нелегал Елена Вавилова белән очрашу үткәрде.

Очрашу барышында алар халыкара сәясәт Украинадагы вәзгыять, санкцияләр сәясәте, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

— Сөйләшү бик кызыклы булды: дөньядагы хәл, русофобия сәбәпләре турында. Кызганычка каршы, чит ил кешеләренә бер яклы мәгълүмат бирелә. Без үзебезнең турында көнбатышта нәрсәләр әйтүләрен укый һәм тыңлый алабыз. Анда исә башка позицияне күрү мөмкинлеге юк. Хәзер Елена Станиславовна ил буенча бик күп йөри, үз тарихы призмасы аша Ватанга хезмәт итү һәм бурыч төшенчәсе турында сөйли. Без 90нчы елларда мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирүдән баш тарттык һәм бүген шул эшләнми калган эшне башкарабыз, — диде Константин Толкачев.

Шулай ук, парламент Рәисе, “Серләрне саклый белүче хатын” китабын укып, Елена Вавилованың биографиясе белән танышырга тәкъдим итте.

Спикер разведчик белән очрашты
Спикер разведчик белән очрашты
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас