+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 октябрь 2022, 05:05

Ирек Зарипов спортчыларны сәламләде

Дәүләт җыелышы-Ко­рылтайның Мә­гариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов Уфа районында “Зарянка” ял базасында узган өстәл теннисы һәм дартс буенча республика ярышларын ачу чарасында катнашты.

Анда республиканың 25 муниципаль берәмлегеннән 120ләп спортчы катнашты. Ирек Зарипов парламент Рәисе Константин Толкачевның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

— Барлык катнашучыларга да үз фикердәшләрен табуын теләдем, үземнең язмышымны искә төшердем, — диде Ирек Зарипов. — Кайчандыр мин Паралимпия спортында беренче адымнарны өстәл теннисыннан ясый башладым. Бу уен реакцияне һәм координацияне яхшы үстерә. Дартс турында да шулай әйтергә мөмкин: ул хәрәкәтләрне координацияләргә булыша. Ярышларда яшьләр дә күп иде. Кайчандыр үзем ярышкан ветераннарны да очраттым. Республика инвалидлар җәмгыятенең мондый чараларны оештырып, кешеләрне спортка җәлеп итүенә бик шатмын.

Ирек Зарипов спортчыларны сәламләде
Ирек Зарипов спортчыларны сәламләде
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас