

Кичәдә оста бакчачылар, чәчәк үстерүчеләр катнашты. “Көзге муллык” дигән күргәзмәдә яшелчә һәм җимешләрдән кызыклы сыннар, чәчәкләрдән гөлләмәләр күрергә мөмкин иде. Моннан тыш, уңган хуҗабикәләр телеңне йотарлык ризыклар әзерләп алып килгән. Рухи азык турында да онытмаган бәйгечеләр: чараны аларның берсеннән-берсе моңлырак, дәртлерәк җырлары бизәде. Чара сый-хөрмәттән сыгылып торган табын артында чәй эчү белән тәмамланды. Иң актив бакчачыларга мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото: А.Әхмәтова.