+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 октябрь 2022, 05:49

Кызлар, төнлә йөрмәгез!..

Аварияләргә ешрак тәҗрибәсез водительләр һәм игътибарсыз җәяүлеләр тарый.Шушы көннәрдә Бөре районында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республиканың дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Кызлар, төнлә йөрмәгез!..Кызлар, төнлә йөрмәгез!..
Кызлар, төнлә йөрмәгез!..

Төнлә Бөре – Осиновка – Ямаш трассасының 1нче чакрымында 21 яшьлек кыз “Мерседес” машинасы руле артында кюветка чыгып очкан, арытаба машина баганага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, машинага ут капкан.

Водитель һәм аның 22 яшьлек пассажирын төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә салганнар. Кызганычка каршы, егет реанимациядә үлгән.
“Билгеле булуынча, автомобиль законда каралган тәртиптә теркәлмәгән. Тикшерү башланды”, – дип хәбәр итә Владимир Севастьянов.
16 октябрьдә, Уфада СССРның 50 еллыгы урамында “ВАЗ-2114” руле артында утырган 18 яшьлек егет җәяүлене бәрдергән. Башкортстан буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария нәтиҗәсендә ир фаҗига урынында вафат булган.
“Җәяүле рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган. Полиция хезмәткәрләре үлгән ирнең шәхесен, шулай ук юл-транспорт һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый”, – дип хәбәр иттеләр ведомстводан.

Шаһитлар әйтүенчә, әлеге ир беренче карашка йортсыз кешегә охшаган. Ул арба этеп юл аша чыгып барган, машина килгәнен күрмәгән.
Уфа-Ырынбур трассасының 34нче километрында да җәяүлеләр катнашлыгында авария булган. Кырмыскалы районында чит ил машинасы йөртүче 78 яшьлек ирне бәрдергән. Юл фаҗигасе кичке сәгать җидедә булган. Гафури районында яшәүче 30 яшьлек кеше, “Hyundai Solaris” машинасында рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып баручы 78 яшьлек Уфа кешесен бәрдергән. Нәтиҗәдә җәяүле авария урынында ук вафат булган.
Вакыйганың барлык шартларын билгеләү өчен тикшерү башланган.

Авария урыныннан качып китүчеләр өчен әлеге тикшерүләр озаккарак сузыла, әмма, нигездә, азагына кадәр җиткерелә.

17 октябрьдә Октябрьский шәһәрендә ике сәгать аерма белән җәяүлеләрне бәрдерәләр: ике очракта да машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача.
Бу көнне 07.18 сәгатьтә Ленин һәм Новоселов урамнары киселешендә билгесез кеше 54 яшьлек җәяүлене бәрдерә һәм аңа ярдәм күрсәтми, кача. Башлангыч мәгълүматлар буенча, иргә очраклы кешеләр ашыгыч ярдәм чакырткан. Аны баш мие селкенүе белән 1нче дәваханәгә алып китәләр.

Икенче юл-транспорт һәлакәте Космонавтлар урамында урнашкан 4нче мәктәп янында 09 сәгать 28 минутта була. Монда 14 яшьлек кыз машина тәгәрмәче астына эләгә. Аны 1нче дәваханәнең балалар стационарына терсәк һәм янбаш җәрәхәте белән алып китәләр.
Уфаның Аврора урамында ана белән баланы бәрдереп үтергән хатын суд залыннан азат ителгән. Киров районы судының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 17 октябрьдә әлеге юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча утырышта гаепләнүчегә карата җинаять эшен туктату турында ходатайство килгән. “Бүген якларның татулашуы нәтиҗәсенә җинаять эшен туктаттылар”, — диделәр судта. Гаепләнүче азат ителгән.

Искәртеп узабыз, июльдә әлеге ханым Софья Перовская урамыннан Аврора урамына борылганда ике җәяүлене бәрдерә. Авариядә 29 яшьлек хатын һәм аның 4 яшьлек баласы һәлак булалар.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ул баласын ашату өчен игътибарын читкә юнәлткән, ә аннары газ белән тормоз педальләрен бутаган... Хәзер ул каза күрүченең гаиләсенә 2 миллион 400 мең сум күләмендә компенсация түләячәк.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас