Русиядә Халыкара пешекчеләр көне 20 октябрьдә билгеләп үтелә һәм 19нчы тапкыр уздырыла.
Бәйрәмнең максаты – бу һөнәрнең җәмгыять өчен мөһимлеген һәм әһәмиятен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу.
Бу көнне пешекче осталыгы конкурслары, кулинария продукциясе күргәзмәләре оештырыла. Пешекчеләр оригиналь һәм зур күләмле ризыклар әзерләүдә көч сынаша. Җәмәгать туклануы учреждениеләрендә кунаклар өчен акцияләр һәм дегустацияләр үткәрелә.
Башкортстанда пешекчелек һәм кулинария өлкәсендә хезмәт куючыларга – аерым хөрмәт. Чөнки безнең республика борын-борыннан кунакларны хуш күңел, сыйлы табыннар белән каршылаган. Әле дә шушы гадәт дәвам итә. Күпмилләтле республикада сыйлар да төрле: урысларда – пилмән, башкортларда – казылык, татарларда – бәлеш, белорусларда – драники, мариларда – полан лем, чувашларда – шартан... Соңгы елларда милли ашларны популярлаштыру буенча да байтак эшләр башкарыла. Шуларның берсе – Башкортстан татарларының милли мөхтәрияте оештырган “Бүздәк бәлеше” фестивале.
Пешекчелек һәм кулинария өлкәсендә әледән-әле яңа уку әсбаплары, популяр китаплар дөнья күрә. Индүсә Арсланованың “Башкорт ашлары” китабы инглиз, урыс һәм башкорт телләрендә басылып чыкты һәм дөнья буйлап таралды.
Әйе, хәзерге көндә тармакта, башлыча, махсус белемле хезмәткәрләр эшли. Шунысы үзенчәлекле, аларның һәр өченчесе бүген “Уфа туклану индустриясе һәм сервис колледжы” дип аталган уку йортында белем алган.
Ул 1930 елда контора-сәүдә шәкертләре мәктәбе (КТУ) буларак оештырыла. Алты елдан аны БАССР Халык Комиссариатының уку-курс комбинатына үзгәртәләр. 1941-44 елларда ул вакытлыча ябыла. Аннан соңгы елларда төрле үзгәрешләр кичерсә дә, 2015 елдан “Уфа туклану индустриясе һәм сервис колледжы дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе” дип аталган уку йорты үз кыйбласын югалтмый – ул Русия һәм республика туклану предприятиеләре өчен югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерли. Бу хакта безгә колледжның директоры, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Русиянең маутаулы сәүдә хезмәткәре Гүзәл АСЫЛОВА түбәндәгеләрне сөйләде:
– Уфа туклану индустриясе һәм сервис колледжы 92 ел дәвамында Башкортстан Республикасы туклану индустриясе һәм сервисы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерли.
Республиканың туклану һәм сервис өлкәсендә эшләүче һәр өченче кеше үз тарихы һәм гореф-гадәтләре булган әлеге абруйлы белем бирү учреждениесен тәмамлаган.
Колледж – Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә ике филиалы булган нәтиҗәле үсешүче мәгариф учреждениесе. Укучыларның гомуми контингенты – 1700дән артык кеше, ел саен 400ләп белгеч хезмәт юлына баса.
Зур тарихы булган әлеге уку йорты Русия Кулинарлар милли ассоциациясенә, Башкортстан Республикасы Кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенә, шулай ук Башкортстан Республикасының сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге фәнни-мәгариф кластеры составына керә.
Бөтенрусия ачык конкурсы нәтиҗәләре буенча колледж 2022 елда Русия Федерациясенең иң яхшы 100 профессиональ оешмасы исемлегенә керде.
Колледж базасында сәүдә һәм туклану индустриясе өлкәсендәге белгечләрне әзерләү һәм квалификация күтәрү үзәге булдырылган.
Белем бирү оешмасының матди-техник базасы WorldSkills Russia таләпләренә җавап бирә. Демонстрация имтиханын, төрле һөнәри осталык конкурсларын һәм мастер-класслар уздыру өчен заманча җиһазландырылган остаханәләр бар.
Биредә укучы студентлар Башкортстан Республикасының “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты, “Ресторан сервисы”, “Пешекче эше” компетенциясе, шулай ук кулинария һәм сервис төбәкара форумы призерлары булды.
Сыйфатлы белем алу өчен бездә барлык шартлар да тудырылган, югары квалификацияле педагоглар коллективы һәм һөнәргә өйрәтү осталары эшли.
Студентлар азык-төлек, ресторан бизнесы һәм кунакчыллык өлкәсендә иң яхшы предприятиеләрдә практика уза.
Уку барышында студентлар заманча эшчәнлек юнәлешләре буенча икенче һөнәр алу мөмкинлегенә ия: барчы, сушист, пицеолл, официант, бармен.
Колледжда хезмәт базарында иң кирәкле һәм перспективалы һөнәрләрнең ТОП-50 исемлегенә кергән “Пешекче, кондитер” һөнәре буенча әзерлек алып барыла. “Кунакханә эше”, “Логистикада операция эшчәнлеге”, “Мәгълүмат системалары һәм программалаштыру” дигән яңа белгечлекләр ачылды.
Колледж базасында ЮНЕСКОның дуслар клубы бар.
Теләге булган һәркемгә үз сәләтләрен ачарга мөмкин, алар өчен төрле түгәрәкләр оештырылган. “Яхшылык энергиясе” волонтерлык хәрәкәте актив үсешә.
Колледж студентлары сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен волейбол, җиңел атлетика, теннис һәм башка спорт төрләре буенча секцияләр эше оештырылган.
Республика, бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларда, конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар алучы студентлар саны арта. Без республика мәктәпләрендә укучыларны, яшьләрне үзебезнең уку йортына чакырабыз.
Ә барлык хезмәттәшләрне Халыкара пешекчеләр көне белән тәбриклибез. Табыннарыбыз сыйлы, тормышыбыз көйле булсын!