+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Октября 2022, 05:10

Донецк госпиталенә гуманитар ярдәм озатылды

20 октябрьдә Октябрьский шәһәренең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсеннән Донецк Халык Республикасында урнашкан госпитальдә дәваланучы солдатларга, алгы сызыктагы яугирләргә гуманитар ярдәм озатылды.

Донецк госпиталенә гуманитар ярдәм озатылдыДонецк госпиталенә гуманитар ярдәм озатылды
Донецк госпиталенә гуманитар ярдәм озатылды


Битараф булмаган якташлар, шәхси эшкуарлар ярдәм чарасына бердәм кушылды. Кирәк-яракларны җыю гамәлләренә Русия мөселлманнары Үзәк диния назәрәте карамагындагы «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе вәкиле Лилия Вельбой һәм «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды җитәкчесе Алина Быстрова кураторлык итте.

— Без тормыш иптәшем белән махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм итү чарасына кушылырга ниятләдек, — ди Лилия ханым. — Бу — Ватан каршындагы изге бурычыбыз. Гуманитар ярдәмне Чиләбе өлкәсе Әшә шәһәренең «Хутор Ашинский» казак патриотик берләшмәсе атаманы урынбасары Владимир Буныгин җитәкчелегендә Уфа, Әшә, Миньяр егетләре илтә. Аларга Октябрьский волонтерлары да кушылды. Шәһәрдәшләр автоколонна белән Донецк госпиталендә дәваланучы яралы солдатларга дару препаратлары һәм башка кирәк-яракларны алып бара. Мәхәллә кешеләре шифалы башкорт балы, чәкчәк кебек нигъмәтләр, шулай ук алгы сызыкта булган яугирләр сораган догалыклар китерде. Моннан тыш, медицина халатлары, перчаткалар, контузия алганнарга кирәкле кайбер дарулар сатып алынды.
— Тәүлек эчендә генә дә егермедән артык пакет ярдәм чаралары җыелды, — дип билгели үз чиратында Алина Быстрова. — Бер гаилә госпитальдә ихтыяҗ булган ике инвалид креслосына кадәр алып килгән. Моннан тыш урын-җир җәймәләре-сөлгеләр, носки-оекбашлар, дару-шприцлар, жгут-бәйләвечләр һәм башкаларны китерүчеләр булды.

«Хутор Ашинский» казак патриотик берләшмәсе вәкилләре сүзләренчә, әлеге хәрәкәт бөтен илебез буенча битараф булмаган кешеләрне берләштергән.

— Безнең автоколонна Әшә шәһәреннән юл алды, — ди атаман урынбасары Алексей Викторович. — Аннары Уфа, Бүздәктә булдык. Октябрьский аша үтеп, арытаба тагын берничә төбәктә тукталыш булачагы күзаллана.

...Гуманитар йөкне илтүче ир-егетләр, мәдрәсәдә тәмле төшке аш белән тамак ялгап алгач, Русия мөселманнары Үзәк диния назәрәте имам ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин дога кылгач, юлын дәвам итте, дип яза Лилия Гаитова.

Фото: Лилия Гаитова

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас