+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2022, 12:38

"Дура бит ул, деревенщина!"

Автобустагы бу хәлдән телсез калдым.

"Дура бит ул, деревенщина!"
"Дура бит ул, деревенщина!"

Җәмәгать транспорты белән кулланырга туры килсә, беләсездер, анда мәктәп укучылары, студентлар йөри башладымы, утырырга урын күзгә күренеп кими. Сентябрь башында бу хәлгә эчтән генә ачу килеп йөри дә, октярьләргә ул тына. Әйтерсең лә менә бу егет утырып барырга, аның янындагы әбекәй басып торырга тиеш кебек була башлый.

Беркөн шулай эштән ноутбуклы чемоданымны, якындагы кибеттән җиләк-җимешләр алдым да, автобуска кереп бастым. Минем янда әбисе белән оныгы утырып бара. Ара-тирә сөйләшеп тә алалар, апа авылдан яңарак килгән бугай, урысчасы бөтенләй юк дәрәҗәсендә, алай да, вата-җимерә булса да супалый.

Бераздан апа торды да, ишек төбенә барып басты. Ике тукталыш арасы озын гына иде, малай янына утырмый торам, кулдагы йөкләр белән борчымыйм, янәсе.

- Нәнәең чыгып китә бит инде, син дә әзерләнә тор, улым, - димен.
Малай аңлый, акыллы эт кебек күзгә карап тора, әмма дәшми.

Бераздан телгә килде дә, "Я ее не люблю, пусть одна выходит", - диде.

- Ты что, потеряешься же, мама будет беспокоится, - димен, тизрәк барып җитсен өчен, урыс телендә.

- Ее я тоже не люблю, ругаться только может, больше ничего!

Шунда дәү әни булган кеше бөтен автобуска кычкырып җибәрде: "Ты что с ней разговариваешь, видишь, по-русски даже не знает, дура бит ул, деревенщина!"

Шунда автобус туктады, малай бәрелеп-сугылып, ишеккә ыргылды. Аяклары җиргә баскач, туктап, автобус тәрәзәсеннән кемнедер күзли, ә әбисе кычкырынуыннан туктый алмыйча, оныгын сөйрәргә тырыша иде.

Моннан соң яшьләргә зарланучылар сүзенә кушылмаячакмын, хәзерге заман өлкәннәренең кайберләре белән ярый инде, алай булгач та...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: