

Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук бу мәсьәләләр буенча төбәкләрдә мәгълүмат бирүне оештыру турында фикер алыштылар.
"Төбәкләр мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә бик кирәк булган ярдәм чараларын кертәләр. Бу мәктәпләрдә бушлай туклану, балалар бакчасы өчен түләүне бетерү һәм башкалар. Әмма кешеләргә аларны алу ысулы һәрвакытта да аңлашылмый. Уңайлы булсын өчен без субъектларның рәсми мәгълүмат ресурсларында ярдәм чаралары навигаторын оештырырга тәкъдим итәбез. Шунысын да билгеләп үтәм, өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү өчен җибәрелгән кайнар линия - 122 Идел буе федераль округы субъектларында тоткарлыксыз эшли, барлык төбәкләр сорауны алу вакыты буенча нормативларга сыеша. Без бу мәсьәләләрне оператив хәл итә алган губернаторларга рәхмәтле", - дип белдерде Дмитрий Чернышенко.
"Округ төбәкләре өлешчә мобилизация белән бәйле барлык оештыру мәсьәләләрен мөмкин кадәр тиз хәл итәргә тырыша. Без аларга бу эштә оператив ярдәм итәбез, эшне координациялибез. Ватанны саклаучылар хәрби хәрәкәтләр зонасына киткәннән соң да ярдәм дәвам итәргә тиеш. Моннан тыш, дәүләт бурычын үтәгәннән соң өйгә кайткан сугышчыларга дәвалау, тернәкләндерү һәм социаль адаптация буенча да аерым игътибар күрсәтеләчәк. Идел буе федераль округы моңа әзерләнә инде, төбәк хакимияте аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк", - дип өстәде Игорь Комаров.
Башкортстанда мобилизацияләнгән республика халкының гаиләләре өчен федераль өстәмә рәвешендә 30 төбәк ярдәм чарасы каралган. Алар мәгариф, социаль яклау өлкәләренә кагыла, транспорт салымы буенча ташламалар алу мөмкинлеге бирелә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга 2022 елның 1 ноябренә кадәр тиешле норматив хокукый документлар эшләүне йөкләде. Тиешле күрсәтмә Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында https://npa.bashkortostan.ru/36683/бастырылган.
24 октябрьдә 19.00 сәгатьтә БСТ телеканалы эфирында һәм социаль челтәрләрдә төбәк Хөкүмәте һәм Башкортстан ЦУРы оештырган брифинг узачак. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, чакырылучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре исәп тота алырлык ярдәм чаралары турында фикер алышачак һәм туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.
Шулай ук республикада Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы да эшли. Аның активистлары махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына һәм гаиләләренә максатлы ярдәм күрсәтә. Штабка 8-800-201-89-93 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Социаль челтәрләр һәм Дәүләт хезмәтләре платформасы аша өлешчә мобилизация темасы буенча халыктан килә торган барлык мөрәҗәгатьләрне Башкортстан ЦУРы хәрби комиссариат, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре белән берлектә эшкәртә. Шулай ук Башкортстанда оператив штаб эшли, аны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкли.
Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча дөрес мәгълүматны рәсми чыганакларда - Оборона министрлыгы белдерүләреннән, "Объясняем.рф" ресурсларыннан, "Объясняем.Башкортостан" төбәк проектыннан социаль челтәрләрдә: https://vk.com/obyasnyaem102, https://vk.com/anlatabiz102.
Башкортстан ЦУРы республика хәрби комиссары белән берлектә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча чат-бот эшләде: https://t.me/Mobilizacia_Bash_Bot
Бу темага шалтыратуларны Башкортостанның Ситуацион үзәге 8 (347) 218-19-19 һәм 122 өстәмә 1 телефоннары аша кабул итә.
Фото: bashinform.ru