+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 октябрь 2022, 05:41

Әнисе - эшкә, үги әтисе - шакшы видео төшерергә...

Унике яшьлек кызның коточкыч хәлен чит ил хокук сакчылары ачыклаган.

Әнисе - эшкә, үги әтисе - шакшы видео төшерергә...Әнисе - эшкә, үги әтисе - шакшы видео төшерергә...
Әнисе - эшкә, үги әтисе - шакшы видео төшерергә...

Башка ил хокук сакчылары Интернетта кечкенә кыз катнашлыгында сексуаль характердагы видеоязма булу фактын ачыклаган. Язманың авторы Башкортстан территориясендә, Белоретта яшәгән.

Язмаларны ул интернетта шәхси галереяга урнаштырган, аларны беркем дә күрмәс дип өметләнгән. "Режиссер" 12 яшьлек кызын тәрбияләгән 30 яшьлек хатын-кыз белән яшәгән ир булып чыга. Әнисе өйдә булмаганда, ул балигъ булмаган баланы видеога төшерә, аңа сексуаль характердагы төрле гамәлләр кылырга куша. Бичара бала әнисенә берни дә әйтми, чөнки ир аларны матди яктан тәэмин итә, шуңа кызны куркытып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул кызга кагылмаган, бары тик видеога төшергән.

Хәзер ул кулга алынган һәм эшнең судка тапшырылуын көтә. Җинаятьчегә РФ Җинаять кодексының «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» 132нче мәддәсе буенча 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас