+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Октября 2022, 07:07

Сак булыгыз: кар да явачак, юлларда бозлавык булуы да көтелә

Синоптиклар алдагы көннәргә үз фаразларын белдерде.

Сак булыгыз: кар да явачак, юлларда бозлавык булуы да көтеләСак булыгыз: кар да явачак, юлларда бозлавык булуы да көтелә
Сак булыгыз: кар да явачак, юлларда бозлавык булуы да көтелә
Башгидрометүзәк синоптиктары мәгълүматларына караганда, бүген, 24 октябрьдә, республикада яңгыр, кайбер районнарда карлы яңгыр яву көтөлә. Төндә – 0–5 градуска кадәр суытачак. Көндез һава торышы элеккечә булачак: +1,+6.

Иртәгә, 25 октябрьдә, төнлә карлы яңгыр яву ихтимал. Юлларда бозлавык булуы, ә агачларга җепшек кар саруы ихтимал. Һава температурасы төнлә -4, –1 градус, көндез 5 градуска кадәр җылытачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас