- Һәр шәһәрдә һәм районда "Гаилә" хезмәтләре бар, аларга пособие рәсмиләштерүдә, документлар әзерләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була. Өстәвенә, эшләүче әниләргә уңайлы булсын өчен «Гаилә» үзәкләре хәзер, үз эш сәгатьләрен үзгәртеп, гражданнарны кабул итү вакытын иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр арттырды. Ягъни безнең белгечләр көн саен документлар җыюда һәм әзерләүдә гадәти 8 урынына 12 сәгать ярдәм күрсәтергә әзер.
Безгә хәзер алимент белән бәйле күп сораулар килә. «Гаилә» үзәкләрендә мондый проблемаларны хәл итүдә тәҗрибәсе булган юристлар һәм психологлар бар. Әмма бу катлаулы вакытта документларны әзерләүдә "Гаилә" үзәкләре белгечләре ярдәм күрсәтеп кенә калмый.
Әйтик, әгәр әнигә хастаханәгә ятарга кирәк, ә баласын калдырырга кеше булмаса, баланы әнисе булмаган вакытта һәр «Гаилә» үзәгендә булган социаль приютларда калдырырга була. Биредә бала, биш тапкыр тукланудан башлап, мәктәпкәчә яисә гомуми белем бирү учреждениесенә баруны оештыруга кадәр кирәкле ярдәм белән тәэмин ителәчәк, - диде Ленара Иванова.
Фото: ВК