+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Октября 2022, 06:40

“Ил барда – ир хур булмас, ир барда – ил хур булмас”

Алдан хәбәр итүебезчә, “Торатау” Конгресс-холлында “Ата батырлыгы” дип аталган III республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

“Ил барда – ир хур булмас, ир барда – ил хур булмас”“Ил барда – ир хур булмас, ир барда – ил хур булмас”
“Ил барда – ир хур булмас, ир барда – ил хур булмас”

Быел өченче конкурска 54 муниципаль берәмлектән 218 гариза килгән. Алар арасында 38 кеше җиңүче булды. Әйтергә кирәк, бүләкләнүчеләр арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр һәм милләт вәкилләре бар иде.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина үз чыгышында әлеге конкурс­ның бик тә кирәкле һәм әһәмиятле икәнлеген ассызыклады.
– Илебездә хатын-кызларны хөрмәтләү зурдан булып, ир-егетләребез ничектер икенче планда кала иде, минемчә. Ә менә бүгенге вәзгыятьтә ир-егетләребезнең, әтиләрнең кыйммәте үсте. Шушы конкурсның узуы да ир-егетләребезне зурлау, алар белән соклану, горурлану ул, – диде Тамара Тансыккуҗина.
Быелгы бүләкләнүчеләр арасында улларын лаеклы тәрбияләүче ун әтигә сәхнәгә чыгуы иң авыры булды, чөнки алар Украинада барган махсус операциядә катнашып, батырларча һәлак булган ир-егетләребезнең әтиләре иде. Алар бүләклән­гәннән соң, бер минут тынлык игълан ителде.
Җиңүчеләр арасында күпбалалы гаилә башлыклары, балаларын ялгызы тәрбияләүче әтиләр дә күп. Быелгы финалистлар арасында махсус хәрби операциядә, улларын мәңгелеккә югалтканнар да бар. Алар илебезгә зур шәхесләр, чын патриотлар тәрбияләп үстергән, шуңа күрә әлеге конкурста җиңүләре дә лаеклы, – диде Башкортстанның халык артисты, конкурсның жюри әгъзасы Рәсүл Карабулатов.
Җиңүчеләр арасында иң яше – 32 яшьлек янгын сүнде­рүче Тимур Якупов. Ул Шаран районының Наратасты авылында яши. Бүләкләнүчеләр арасында хаклы ялдагылар да байтак иде. Шуларның берсе – Учалы районының Илчегол авылыннан Мират Гыйззәтуллин.
– Мин, 42 ел мәктәптә эшләп, хаклы ялга чыктым. Авыл­да хат ташучы булып эшләргә кеше булмагач, бу эшкә дә алындым. Дүрт бала тәрбияләп үстердек, берничә тапкыр Илчегол авыл Советы депутаты да булдым. Шушы конкурста катнашып, әлеге бүләкне алуыма бик шатмын, – диде Мират Бәхти улы.
Финалга чыкканнарның һәркайсы күкрәккә тага торган “Ата батырлыгы” билгесе, “Ассы” шифаханәсендә ял итүгә сертификатлар алды, моннан тыш, аларның унысына республиканың биш шифаханәсендә җиде көнгә шифаханә-курорт хезмәтләренә өстәмә юлламалар бирелде. Болардан тыш, һәр җиңүчегә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Чарада яңгыраган җыр-моң да бу көнне рухлы, илсөярлек хисләре белән тулы иде. Конгресс-холл сәхнәсендә Башкортстанның халык артисты Рәсүл Карабулатов, атказанган артист Александр Петров, BURELAR рок-төркеме солисты Илшат Абдуллин, шәһәр Мәдәният сарае солистлары, шулай ук “Тамыр” телерадиокомпаниясенең вокал студиясе чыгыш ясады.
Тантанага бүләкләнүчеләрнең күбесе хатыннары, балалары белән килгән. Бу инде һәр җиңү артында гаилә татулыгы, кайгы һәм шатлыкларда бер-береңә кирәк һәм терәк булып яшәү торуын һәм нәкъ бердәмлектә көч булуын дәлилли.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас