+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Октября 2022, 15:00

Ил чигендә ышанычлы сакчы

Бүген — Русия таможнясы көне.

Ил чигендә ышанычлы сакчыИл чигендә ышанычлы сакчы
Ил чигендә ышанычлы сакчы
25 октябрь элек-электән таможня хезмәте тарихында истәлекле көн булып санала. Нәкъ менә бу көнне 1653 елда илдә беренче тапкыр Бердәм таможня уставы гамәлгә кертелә, ул патша Алексей Михайловичның “Мәскәүдә һәм Русия шәһәрлә­рендә таможня пошлинасын алу турында”гы указы нигезендә барлыкка килгән.

Шул вакыттан башлап, ул илнең икътисади мәнфә­гатьләрен яклау өчен эш­ләүче дәүләт хезмәтенә әве­­релде. Ә 1991 елның 25 ок­тябрендә ил Президенты указы белән Русия Федера­циясенең Дәүләт таможня комитеты төзелә. Русия таможня кодексы шартларында эшләп, аның хезмәткәрләре дөнья стандартлары дәрәҗә­сендә эш итә белүен исбатлады. Бу органнар эшендә дөньяның иң алга киткән илләрендәге мөмкинлек­ләрне анализлау һәм идарә итү системасы актив кулланыла.
Әлеге хезмәтнең мәгъ­лү­мат системаларын яңар­ту программасы тормышка ашырыла. Таможня контроле һәм таможня рәсмиләште­рүенең алдынгы тех­нология­ләре үзләштерелә. Көннән-көн аның постлары товарларны һәм транспорт чараларын санлы имзалар кулланып декларация­ләү­нең электрон формасына күчә, хокук саклау бүлекчәләре эше камилләшә.
Русиягә халыкара террорчылык тарафыннан игълан ителгән сугыш шартларында аларның эшчәнле­ге корал һәм сугыш кирәк-яраклары контрабандасына каршы кө­рәшкә, товарлар һәм транспорт чаралары белән тәэмин итү юллары­ның хәвефсез­леген тәэмин итүгә, террорчылыкка каршы көрәштә башка илләр таможня хез­мәтләре хокук саклау бүлек­чә­­ләре­нең көчләрен берләш­терүгә юнәлтелә.
Башкортстан таможнясы структурасына 5 пост керә: алар — Белорет, Стәрлета­мак (“Алга” махсус икътисади зонасы), Уфа, Туймазы, Уфа аэропорты.
Былтыр, төп сәүдә партнерлары буларак, ерак чит илләр чыгыш ясаган. Алар­ның тулаем товар әйләне­шендә дә, экспортта һәм импортта да өлеше 100 процент тәшкил иткән. Экспортта сәүдә партнерлары булып 8 ил исәпләнә, төп өлешен Кытай (95,44 процент), Алжир (4,21 процент), Һиндстан (0,33 процент), импортта 3 ил: Кытай (98,85 процент), Америка Кушма Штатлары (1,13 процент), Һиндстан (0,02 процент) алып тора. Экспорт-ның (99,64 процент) һәм импортның (100 процент) төп составы — машиналар төзү продукциясе.

Кызыклы фактлар

* “Таможня” термины Урта Азия кабиләләреннән килә. Төрки телдән тәрҗемә иткәндә, ул “тамга” дигәнне аңлата – төрле предметларга салынган һәм милекне аңлаткан билге. Алтын Урда һәм Борынгы Русь чорында урындагы кенәзләргә “мыт” дип аталган сәүдә пошлинасы түләнгән.
* Беренче таможня посты борынгы Пальмира төбәгендә булган, дип санала. Бу урында археологлар товарлар исемлеге (балык, ашлык, тукымалар һ.б.) уеп язылган таш тапкан, аларны илгә керткән һәм чыгарган өчен салым түләнергә тиеш булган.
* “Коры закон” вакытында АКШта спиртлы эчемлек­ләр контрабандасы диңгез юллары аша үтә. Аларны алып баручылар алдан ук диңгездә таможня тикше­рүе­нә әзерләнгән һәм һәр тартмага тоз яисә шикәр капчыгы бәйләгән. Куркыныч булган очракта, товарны диңгезгә ташлаганнар. Вакыт узу белән шикәр һәм тоз суда эрегән һәм йөк калкып чыккан.
* 1958 елда Перу таможнясында гадәти булмаган бал партиясе табыла, аның составында кокаин була. Тикшерү барышында нар­котикларның балга махсус кушылмавы, ә анда табигый рәвештә эләгүе ачыклана: бал кортлары коки басулары өстендә очкан.
* Малайзиягә чәч косметикасы, аяк киеме, пудра, печенье һәм шоколад, телефон, үтүк, календарьлар алып кергән өчен туристларга штраф салына.
* Эфиопиягә корал буларак бәяләнүче бинокльләрне кертергә ярамый.


Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас