+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 октябрь 2022, 10:45

Кече шәһәрләрдә дә уңайлы мохит булырга тиеш!

Башкортстан кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсына янә заявкалар тапшырырга әзер.

Кече шәһәрләрдә дә уңайлы мохит булырга тиеш!Кече шәһәрләрдә дә уңайлы мохит булырга тиеш!
Кече шәһәрләрдә дә уңайлы мохит булырга тиеш!

Бүген Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Алан Марзаев Башкортстанда заманча шәһәр мохитен формалаштыру буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде.

Комиссия әгъзалары һәм утырышта катнашучылар кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча VII Бөтенрусия конкурсында катнашачак җиде гаризаны карады. Бу 18 августта Тамбовта узган VI конкурсны киңәйтү карары кабул ителү аркасында мөмкин булды. Бу хакта «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне үстерү» һәм «Яшәү өчен мохит: үз йортың» Бөтенрусия форумнарының пленар сессиясендә Русия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.

Республикадан алынган проектлар муниципаль берәмлек хакимиятләре тарафыннан «Башкортстан шәһәрләре һәм авылларын үстерү институты» белән берлектә әзерләнде. Агымдагы елның өстәмә бәйгесендә беренче тапкыр Нефтекама, Октябрьский һәм Салават шәһәрләре катнаша алачак, чөнки конкурс шартларында катнашучы шәһәрләрнең саны 200 мең кешегә кадәр арткан. Кабаттан конкурска республиканың тарихи җирлекләре – Кушнаренко һәм Верхоторск авыллары хакимиятләре, Мәләвез шәһәре заявкаларын җибәрү планлаштырыла. Яңа проектны Благовещен шәһәре тәкъдим итәчәк, ул хәзерге вакытта 2021 елгы конкурста җиңгән проектны гамәлгә ашыруны тәмамлый.

Өстәмә конкурска гариза бирү вакыты 2022 елның 1 ноябренә билгеләнгән. Аңа йомгак 2022 елның 26 декабренә кадәр ясалачак.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас