+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2022, 07:35

Безнең кызыбыз иң гүзәлләр арасында

 Бик күп җиңүләргә чираттагысы өстәлде.

Безнең кызыбыз иң гүзәлләр арасында
Безнең кызыбыз иң гүзәлләр арасында
Истанбулда «Евразия королевасы-2022» Халыкара гүзәллек конкурсы тәмамланды.
 
Җиңүчеләрнең берсе - Башкортстан вәкиле, «Мисс Республика-2021» титулы иясе Илүзә Исәндәүләтова.

Якташыбыз иң гүзәл 5 кыз арасына керде һәм Winner of Earth титулын яулады. Бүләк итеп Илүзәгә эксклюзив җиңүче таҗы, алтын бизәнү әйберләре, ювелир сәгать һәм башка бүләкләр бирелде.

Конкурс кысаларында катнашучылар фото һәм видеога төшерүләрдә катнашты, шәһәрнең истәлекле урыннарында булды, Истанбулның иң яхшы сәхнәләштерүчеләре белән күп репетицияләр үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Илүзәгә 22 яшь, ул БДПУны тәмамлаган. Тумышы белән Сибайдан. «Мисс Республика-2021»дә җиңүдән тыш, Илүзә «Мисс Уфа-2020», «1-Вице-Мисс Азия-Себер-2021», «Miss Continental Russia-2021» кебек титулларга ия.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: