+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 15:15

700 мең сум акчасын мошенникларга биргән

34 яшьлек ир наркоздан чыккан гына булган.

700 мең сум акчасын мошенникларга биргән
700 мең сум акчасын мошенникларга биргән
Салават шәһәрендә 34 яшьлек кеше телефон мошенникларының корбаны булган. Билгесез кеше, аның кесә телефонына шалтырып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул бу кеше исеменә кредит алырга маташулары турында хәбәр җиткергән. Җинаятьне булдырмас өчен үзәк банк хезмәткәре белән элемтәгә керергә кирәк, дигән.

Берникадәр вакыттан соң Салават кешесенә икенче билгесез шалтыраткан, ул үзен «Үзәк банк хезмәткәре» дип таныштырган. Ул иргә кредитны иртәрәк рәсмиләштерергә һәм акчаны хәвефсез урынга күчерергә кирәклеген аңлаткан.

Бу вакытта ул дәваханәдә наркоздан чыккан гына булган һәм кушканнарның барысын да үтәгән. Акчасын мошенникларга күчергән. Гомумән алганда, зыян күрүче 700 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан.

Зур күләмдә акча белән кылынган мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү башланган.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга һәм намуссыз кешеләрнең тозагына эләкмәскә чакыра. Банк хезмәткәрләре реквизитлар, шәхси мәгълүматлар һәм ашыгыч рәвештә кредитлар рәсмиләштерүне бервакытта да сорамый. Теләсә нинди шик туганда, финанс учреждениесенең контакт үзәгенең рәсми номеры буенча шалтырату яхшырак.

 
Фото: horoscopes.rambler.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: