

Башкортстан синоптиклары республика халкын һава температурасының салкынаюы турында кисәтте.
Алдагы көннәрдә төнлә термометр баганасы -9 градуска кадәр төшәчәк. Начар һава торышы иртәгә көндез фаразлана.
Кайбер районнарда карлы яңгыр яварга мөмкин. Шул уңайдан төнлә юлда бозлавык булуы да көтелә. Автомобиль хуҗаларына җәйге шиналарны кышкы вариантка алмаштырырга киңәш итәләр.
Фото: Башинформ агентлыгы