+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 13:57

Анастасия Заворотнюкның кызына операция ясаганнар...

Әнисе кебек, ул да авырганмы әллә?

Анастасия Заворотнюкның кызы Анна социаль челтәрдә операциядән соң нинди хәлдә булуын сөйләде.

Анна Заворотнюк моннан берничә көн элек стоматологиягә баруын әйтте, анда аның акыл тешенең берсен алып ташлаганнар. Операция тәмамланганнан соң актрисаның кызы өенә кайтып киткән, авыртуны баса торган өч дару кабул иткән һәм йокы даруы ярдәмендә генә йоклап китә алган.

Икенче көнне авыртынуы беткән. Соңрак ул стоматологиягә кире килгән. Табиблар да кызның сәламәтлегенә бернәрсә янамавын әйткән.

Кыз Интернет челтәрендә язуынча, әлеге вакытта ул өйдә, әнисе янында.

Фото: "Интересные новости в мире" сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: