- Без бу хакта күп сөйлибез. Башта "Башавтотранс"ны ныгыттык. Әле тагын 60 яңа автобус көтәбез. Уфа үсә, яңа бистәләр пәйда була, яңа маршрутлар ачыла. Киләсе елда брутто-контрактларга күчәргә ниятлибез. Пассажирлар ташучы компанияләр белән килешүләр төзиячәкбез. Алар халыкны ташыячак, без аларга моның өчен акча түләячәкбез.
Без Уфа белән генә шөгыльләнмибез. Мин вазыйфама керешкәндә "Башавтотранс" бетеп барган, банкротлыкка килеп терәлгән компания иде. Район үзәкләрендә аның филиаллары сатыла башлаган иде. Без эшне предприятиенең матди базасын ныгытудан башладык. Аннары авылларны район үзәге белән тоташтыручы автобус рейслары булдырырга уйладык. Көчебез җитмәде. Бу рентабельле эш түгел, бизнес монда катнашмый, үзебезнекеләр җитешми...
Күп муниципалитетларда авыл халкы район үзәгенә дәваханәгә, МФЦга, башка оешмаларга килә алмый этләнә. Быел без, Уфадан район үзәкләренә автобуслар кайтарып, проблеманы бераз хәл иттек.
Киләсе этап - муниципалитетларда авыллар халкын район үзәгенә илтүче рейслар булдыру. Моны "Башавтотранс" башкарачак. Бәлки, автобуслар көн дә йөрмәс, эш аерым көннәргә көйләнер... Әлегә боларның барысын да уйлап бетерәсе бар.
Фото: colourbox.com