+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 08:00

Экологик туризм үсештә

Архангель районы хакимиятендә узган “Эшкуарлар сәгате”ндә тәкъдим ителгән проект­лар­ның күбесе экологик туризмны үс­терү белән бәйле.

Экологик туризм үсештәЭкологик туризм үсештә
Экологик туризм үсештә
Евгений Юзиевны да Абзан авылының табигате һәм аның географик урнашуы җәлеп итә. Инҗәр елгасы – ял итүчеләрнең иң яраткан урыны. Шуңа эшкуар биредә глэмпинг ачарга ниятли. Ике зур һәм дүрт бәләкәйрәк йорт, ял итү өчен терраса, мунчалар – проектның авторы шуларны булдыруны күздә тота.
Әйткәндәй, Евгений Владимирович йортлар төзү белән шөгыльләнә һәм бу эшкә дә ныклап тотынырга җыена. Беренче ике йортны агымдагы елда ук төзеп куярга планлаштыра. Шулай ук, ял итүчеләр өчен актив программа күзалланган: кышын – каргизәрләрдә, җәен квадроциклларда, атта йөрү мөмкинлеге булачак.
Район хакимиятендә авторның проектын хуплап, җир биләмәсе бирергә карар ителде. Агымдагы кышта глэмпинг беренче кунакларны кабул итәр, дип ышанасы килә, чөнки Абзан шарлавыгы елның бу мизгелендә аеруча матур.

Фото: район хакимияте.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас