+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 октябрь 2022, 17:25

Межгорьеда стадион булачак

"Туры элемтә" вакытында Радий Хәбировка Межгорье шәһәреннән сорау булды.

Межгорьеда стадион булачакМежгорьеда стадион булачак
Межгорьеда стадион булачак
Бер ханым спорт инфраструктурасын үстерү, стадион, бассейн ачылу вакыты белән кызыксынды.

- Без Межгорьеда спорт обьектларын төзүгә акча таптык, - диде Радий Хәбиров. - Ләкин конкурс процедураларын һәм башкаларны үткәрүгә вакыт таләп ителә һәм шуның белән вакыт сузыла. 2024 елга баассейнны ачачакбыз. Ул бик матур урында урнашкан. Стадион да шуннан соңламыйча ачылырга тиеш.

Мин үзем барысын да тиз эшләргә телим. Ләкин еллар буенча җыелган проблемаларны тиз генә хәл итеп булмый. Күмертауда, Нефтекамада, Бәләбәйдә стадионнар ачтык. Башка шәһәрләрдә дә алар төзелеп килә.

Фото: ufa.rbc.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас